Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагогы Энза Хәсәншина җәмгыять тормышында хезмәтнең әһәмияте турында балаларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан «Минем хезмәтем республика хезмәтенә кушыла» дигән сыйныфтан тыш сәгать үткәрде.
Чара барышында тәрбияче халыкның хезмәт традицияләренә тарту юлы белән балаларның һәм яшьләрнең һөнәри юнәлешен, үсеп килүче буынның гражданлыгын һәм патриотлыгын формалаштыру турында сөйләде. Шулай ук балалар якташларының хезмәт казанышлары турында белделәр, һөнәрләр турындагы мәкальләрне, табышмакларны искә төшерделәр. Әңгәмәдән соң приют балалары «Һөнәрләр аукционы» конкурсында катнашты.