Яр Чаллының «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә балаларның күзаллауларын киңәйтү, тирә-юньгә карата кызыксыну уяту, өлкәннәрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан С. Титов исемендәге картон-кәгазь комбинатына сәяхәт оештырылды. Анда үзәктә тәрбияләнүчеләр лимонарийда булдылар, анда лимон, мандарин, гранат һәм хәтта кофе үстерәләр.
Балалар лимон җимешләрен кызыксынып карадылар һәм хезмәткәрнең сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар. Ахырда барлык кунакларны да кайнар пироглар һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. Шулай ук Яңа ел алдыннан барлык балаларга Кыш Бабайдан татлы бүләкләр тапшырылды.
Сәфәр балаларга уңай эмоцияләр, матур тәэсирләр һәм гадәти булмаган үсемлекләр турында яңа белемнәр бүләк итте.