Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина «Волонтер» үзәге волонтеры белән берлектә хезмәт ветераны Мария Трифоновада булдылар.
Волонтер Мария Семеновнага азык-төлек һәм дарулар өчен кибеткә барырга ярдәм итте. Аннан соң ветеран бик теләп тормыш тарихы белән уртаклашты, хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Мария Трифонова волонтерларга күрсәткән ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.