Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә коррупциягә каршы юнәлешле конкурс уздырылды. Анда учреждение хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты.
Конкурска барлыгы 19 эш килде. Катнашучыларның яше – 6 яшьтән 16 яшькә кадәр.
9 декабрьдә нәтиҗәләр игълан ителде. Үзәк директоры Альбина Хәйруллина конкурста җиңүчеләрне котлады һәм аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.