«2014–2025 елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм» дәүләт программасының «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасында каралган чаралар кысаларында Министрлыкның Республика ресурс үзәге 5-10 декабрь көннәрендә «Озата баручы яшәү методикасы һәм технологияләре» квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырды.
Программаның максаты – инвалидларны тернәкләндерү һәм абилитацияләү, инвалидлар белән бергә яшәүне оештыру өлкәсендә эшчәнлек алып баручы белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өчен булган компетенцияләрне камилләштерү.
Спикерлар сыйфатында Санкт-Петербург табиб-экспертларны камилләштерү институты укытучылары һәм «Формула» социаль инициативаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү автоном коммерциячел булмаган оешма вәкилләре чыгыш ясады.
Җиде курс тыңлаучысы укуларын уңышлы тәмамладылар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.