9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мин коррупциягә каршы!» конкурсына йомгак ясалды.
Чара коррупциягә каршы караш формалаштыруга, балаларның һәм яшүсмерләрнең хокукый культурасын үстерүгә, коррупция күренешләрен кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Конкурсның бурычларына балигъ булмаганнарның игътибарын коррупциягә каршы тору проблемаларына җәлеп итү, яшьләрнең гражданлык активлыгын арттыру, шулай ук балаларның иҗади потенциалын ачу керә.
Конкурста хезмәткәрләрнең төрле яшьтәге балалары катнашты. Алинә Хәмидуллина (16 яшь), Артур Бадьин (14 яшь), Айрат Гарипов (14 яшь), Гадел Хөсәенов (7 яшь), Алисә Тверитина (5 яшь) һәм Кира Дронова (5 ел) җиңүчеләр булдылар.