Балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга иртә һөнәри юнәлеш бирүгә, коммуникатив һәм социаль-мәдәни компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән эш кысаларында, Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшүсмер» шәһәр берләшмәсе белән берлектә, «Мобиль технопарк» проектының тематик мастер-классларында катнашу оештырдылар.
Балалар чүлмәк ясау һәм столяр эше, тире белән эшләү остаханәләренең эшен күрделәр, бизәнү әйберләре, аксессуарлар ясау серләре белән таныштылар, белгечләр җитәкчелегендә сайлап алынган эшләнмәне үзләре ясадылар. «Иҗат эзләре буенча» квестында катнашучылар төрле техникаларны үзләштерделәр, алган белемнәрен ныгыттылар һәм «Иҗади һөнәрләр дөньясында» сораштыруы уздылар.
Күчмә чаралар ярдәмендә балалар төрле иҗат төрләре белән таныша, үзләренең һөнәри өстенлекләрен, шулай ук коммуникатив һәм социаль-мәдәни компетенцияләрен формалаштыра.