«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре белән мәгълүмати очрашу уздырдылар

2022 елның 9 декабре, җомга

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Комсомол районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы З. А. Орлушина «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү уза торган инвалидлар белән очрашу уздырды. Озак вакыт карау системасы кысаларында өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү турында фикер алыштылар.

Очрашуда катнашучыларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре, аларны алу тәртибе, күрсәтү шартлары, шулай ук «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» кебек стационарны алыштыра торган технология турында сөйләделәр. Тыңлаучыларны «Актив озын гомерлелек мәктәбе» һәм «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологияләре кызыксындырды.

Мәгълүмат белән тулырак танышу өчен буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International