Бүген Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар, инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узган.
Чара Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылды һәм Инвалидлар декадасына багышланды.
Татарстанның профильле министрлыклары, федераль органнар вәкилләре, шулай ук нотариуслар һәм адвокатлар гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирделәр. Барлык гражданнар да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокуклары турында тулы мәгълүмат алдылар.