Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Менталь тайпылышлары булган затларга ярдәм итүгә һәм социаль-тернәкләндерү эшенә региональ якын килү» коллегиясе утырышында чыгыш ясады. Докладның темасы – «Менталь тайпылышлары булган балаларның ата-аналарына ярдәм итүнең төп формаларының берсе буларак Ата-аналар мәктәбе».
Презентация барышында учреждение җитәкчесе тарафыннан ата-аналар белән эшләү формалары һәм ысуллары, тернәкләндерү үзәге шартларында «Ата-аналар мәктәбе» программасын кертү һәм уңышлы тормышка ашыру практикасы тәкъдим ителде. Шулай ук мондый балаларны тәрбияләү, үстерү һәм социаль адаптация мәсьәләләрендә ата-аналарның компетенцияләрен арттыру нәтиҗәләренә анализ тәкъдим ителде.