Зәй районы «Шатлык» комплекслы үзәгенең көндезге төркеменә йөрүчеләр Суббух Рафиков исемендәге Зәй үзәк китапханәсендә оештырылган инвалид гражданнар өчен бәйрәм программасына чакырылганнар иде.
Музыка мәктәбе укучыларының, «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, «Энергетик» мәдәният сарае артистларының һәм инвалид гражданнарның үзләренең чыгышлары «Шатлык» үзәге хезмәтләрен алучыларда тирән тәэсир калдырды.
Китапханә фойесында чарада катнашучыларның, шул исәптән көндезге бүлектә тәрбияләнүчеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Чара барышында китапханә белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар ала ала торган хезмәтләр турында сөйләделәр. Квалификацияле персонал теге яки бу кыенлыклар кичергән кешеләргә китапханәгә яраклашырга һәм аның фондларын ничек кулланырга икәнен белә.