Бүгенге көндә матурлык өлкәсе һөнәрләре, аеруча маникюр остасы зур популярлыкка ия. Шушы көннәрдә тырнак сервисы мастеры Анастасия Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыннан кызларны һөнәри юнәлеш бирү чарасына чакырды.
Мастер-класс барышында Анастасия клиентлар белән ничек дөрес аралашырга, эш урынын һәм инструментларны һөнәри яктан әзерләргә кирәклеге турында сөйләде. Кызлар зур кызыксыну белән маникюр ясарга, тырнакларны бизәргә өйрәнделәр. Алар шулай ук һөнәрнең уңай яклары турында белделәр.
Очрашу азагында Анастасия яңа гына эшли башлаган маникюристлар өчен кыйммәтле киңәшләр бирде һәм кызларга махсус җыелмалар бүләк итте.