Ел саен 5 декабрьдә Россиядә Волонтерлар көне билгеләп үтелә. Указ РФ Президенты тарафыннан 2017 елның ноябрендә имзаланган, гәрчә иреклеләр хәрәкәте тарихы Борынгы Русь чорыннан ук башлана.
Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы администрациясендә ирекле ярдәмчелекне үстерү советының киңәйтелгән утырышы кысаларында #МыВместе Түбән Кама штабы волонтерларын бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре психолог Наталья Еельянова һәм социаль эш буенча белгеч Любовь Таирова да бар иде. Мохтаҗларга һәм мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен хезмәткәрләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.