Чараны Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен Лаеш техник-икътисад техникумы волонтерлары студентлар үткәрде.
Волонтер көнендә техникумның пешекчелек бүлеге студентлары Ольга һәм Ангелина остаз-педагог Татьяна Белоглазова җитәкчелегендә балаларны капкейклар ясарга, аларны крем, шоколад, кипкән җиләк-җимешләр белән бизәргә өйрәттеләр.
Балалар төрле кремнар белән эшләргә, кремнан чәчәкләр һәм рәсемнәр ясарга, шулай ук шоколад белән рәсем ясарга өйрәнделәр.