«Кайгырту» үзәгендә Балачак унъеллыгы кысаларында чаралар уздыралар

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы 5 декабрьдә Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Әкиятләр дөньясы» дигән чара уздырды. Чара «Курчакларның тылсымлы дөньясы» проекты кысаларында оештырылды. Дәреснең максатлары – балаларның аралашу сәләтен, төркем әгъзалары арасында мөнәсәбәтләрне яхшырту.

Эльвира Фәрит кызы җитәкчелегендәге дәрес барышында балалар «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар әкият геройлары белән таныштылар, курчак ясау күнекмәләрен үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International