«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы балаларның ата-аналары Войта-терапия белән таныштылар

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ДФК инструкторы ата-аналар белән «Войта-терапия нәрсә ул» дигән темага практик чара уздырды.

Войта-терапия – патологиясе булган сабыйлар, балалар һәм олылар өчен физиотерапия дәвалау. Үзәктә дәрес «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» программасы буенча сатып алынган «Кинезо Эксперт» ике секцияле массаж өстәлендә үткәрелә.

Дәрестә катнашкан ата-аналар Войта-терапиянең билгеле бер диагнозлы баланың организмына ничек тәэсир итүен ачык күрә алдылар. Катнашучылар дәрестән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International