«Опека» үзәге инвалидлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашты

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2 ноябрь көнне Бөтендөнья инвалидлар көненә әзерлек кысаларында Әлмәт муниципаль районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инвалидлар иҗтимагый оешмасы һәм волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән очрашу оештырдылар.

Очрашу кысаларында волонтерлык ярдәме күрсәтү, озак вакыт карау кысаларында социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре кузгатылды. Үзәк хезмәткәрләре өй шартларында социаль хезмәтләр күрсәтү, озак вакыт карау системасы, Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбендә түләүсез белем алу мөмкинлеге турында аңлатма бирделәр һәм буклетлар калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International