24 ноябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен борынгы Болгар шәһәренә виртуаль экскурсия формасында интерактив әңгәмә уздырдылар. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
Хезмәт алучылар игътибарына Ак мәчет турында презентация һәм видеоролик тәкъдим ителде, аларны караган вакытта мәчетнең интерьерлары, аның төзелеше тарихы белән танышырга мөмкин.
Заманча циффрлы җайланмалар кулланып үткәрелә торган социаль-тернәкләндерү чаралары озак вакыт карау системасына кертелгән социаль хезмәт алучылар арасында зур популярлык казана. Алар хәрәкәте чикләнгән кешеләргә тирә-юньдәге вакыйгаларга катнашлыкларын тоярга, уңай караш булдырырга һәм кәефне яхшыртырга ярдәм итәләр.