Татарстанда 109 мең хезмәт яшендәге инвалид яши, шуларның 31,4 меңе эшли. Республикада эшкә яраклы яшьтәге инвалидларның эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 28,8% тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматларны Инвалидлар декадасына багышланган брифинг барышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипова китерде.
Министрлык башлыгы инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүнең берничә юнәлешен билгеләде.
Әйтик, мәшгульлек хезмәте органнары ярдәме белән 1,3 мең инвалид эш таба алган, бу исә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать иткән инвалидларның 65,9% тәшкил итә.
696 инвалид вакытлыча һәм җәмәгать эшләренә эшкә урнашкан.
Квоталы эш урыннарына 487 инвалид эшкә урнаштырылган.
2022 елда инвалидларның иҗтимагый оешмалары (Казан, Әлмәт, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә) оештырган 5 Татарстан предприятиесе инвалидларга хезмәт хакы түләү өчен субсидияләр алган. Бу максатларга республика бюджетыннан 21,9 млн сум бүлеп бирелгән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең финанс ярдәме белән мөмкинлекләре чикләнгән 13 кеше үз эшен ачкан. Һәр инвалид эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәгәндә 145,1 мең сум күләмендә акча алган.