«Шәфкать» үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аниматор – хәзерге һәм киләчәк һөнәре» дигән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес узды.

Дәрес барышында укучылар слайдлар белән эшләделәр, анда төрле аниматорлар күрсәтелгән иде. Алга таба балаларга «Бәйрәм өчен күңел ачу» уены тәкъдим ителде. Һәр укучы аниматор ролендә булды һәм уен яки конкурс оештырды. Уеннан соң балалар аниматорга хас булган шәхес сыйфатлары һәм белемнәр турында сөйләштеләр. Берничә бала киләчәктә аниматор булырга теләк белдерде.

Чара «Әкият персонажын бел» театральләштерелгән уены белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International