Халыкара инвалидлар көненә Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Чара 6 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча узачак.
Килүчеләрнең хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультация алу, предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләре белән әңгәмә узу мөмкинлеге булачак.
Килүчеләр өчен барлык хезмәтләр дә бушлай.
Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.