Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

29 ноябрьдә Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Чарада түбәндәге оешмалар катнашты: «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Уңайлы йорт» ИК ҖЧҖ, «Казметрострой» ЖБИ заводы, «Ривьера отеле» ҖЧҖ, «ТКХ Инвест плюс» ҖЧҖ, «Динамо» СМ МБУ, «ТР буенча ЭЭМ хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ автохуҗалыгы, 397 нче балалар бакчасы, «Буревестник» ҖЧҖ.

Вакансияләр ярминкәсендә эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: ЮХИДИ транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, техник бүлек инженеры, гражданнар оборонасы буенча инженер, юл хәрәкәтен эксплуатацияләү һәм куркынычсызлык бүлеге механигы, шәфкать туташы, товар белгече, техник, сәүдә залы администраторы, суүткәргеч хуҗалыгы контролеры, слесарь, җыештыручы, сатучы, урам җыештыручы, каравылчы һ. б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 227 кеше килгән иде. Алар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат, эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре консультацияләре алдылар. Эш эзләүчеләр буларак исәптә торучы 29 кеше эшкә юллама алды.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International