«Яңарыш» үзәгендә электрик һөнәре белән таныштылар

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

28 ноябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды. Чара балаларны электр төшенчәсе белән таныштыруга, электрик һөнәренең әһәмияте турында күзаллауны киңәйтүгә, электр приборлары белән сак эш итү нигезләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Дәрес бик мавыктыргыч булып чыкты. Балалар һөнәр турында зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр, эксперименталь өлештә катнаштылар.

Әлеге белгечлекнең кирәклеге һәм яхшы белгечләр югары хезмәт хакы алуы турында белгәч, балалар электрик һөнәре белән тагын да күбрәк кызыксына башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International