«Апрель» үзәге вәкилләре төбәкара конференциядә катнаштылар

2022 елның 25 ноябре, җомга

24-25 ноябрьдә Архангельск шәһәрендә «Иртә ярдәм күрсәтүдә ведомствоара эш аспекты: нәтиҗәле стратегияләр һәм перспективалар» дигән төбәкара конференция узды. Чарада шулай ук Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры һәм социаль педагогы катнашты.

Конференция сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль сәясәт учреждениеләре, коммерциячел булмаган оешмалар белгечләренең, шулай ук иртә ярдәм таратырга теләгән ата-аналарның тәҗрибә уртаклашу һәм гамәли тәҗрибәсен тәкъдим итү мәйданчыгы булды. Чараны оештыручылар – Архангельск өлкәсенең Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль үсеш министрлыгы һәм «Архангельск күппрофильле балалар тернәкләндерү үзәге» АҖ ДБУ иртә ярдәм күрсәтү бүлеге. Конференция Иртә ярдәм турында мәгълүмат бирү елы кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International