«Астра» үзәге карамагындагы балаларның ата-аналарын Махсус Олимпиада программалары белән таныштырдылар

2022 елның 25 ноябре, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина ата-аналар мәктәбендә «Махсус Олимпиада программалары буенча күмәк уеннар» дигән чара уздырды. Чарада медицина бүлегенең белгечләре катнашты.

Шәфкать туташы Гөлчәчәк Сөләйманова ата-аналарны «Яшь атлет» программасы белән таныштырды, авыруларны профилактикалау, патологияләрне булдырмау һәм иртә ярдәм күрсәтү өчен медицина тикшерүләренең кирәклеге турында сөйләде.

Дәвалау физкультурасы буенча инструктор Айдар Шәйгалямов «МАТР» хәрәкәт активлыгы программасын тәкъдим итте, яңа технологияләр һәм махсус җиһазлар кулланып эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Инструктор Александра Пензина һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетының практиканты Юлия Смирнова «FIT 5 – Яхшы физик форма» программасы буенча «Файдалы тәлинкә» квестын үткәрделәр.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, балалар һәм ата-аналарның уртак дәресләре гомуми спорт мәнфәгатьләрен формалаштыра, гаиләдә уңай шартлар тудыра, вакытны файдалы үткәрергә һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International