20 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина «Әкият аждаһасы – Махсус Олимпиада–2022 символы» дигән дәрес үткәрде.
Дәрес барышында балалар Махсус Олимпиаданың нәрсә икәнен, аның ничек узуын һәм анда кем катнашуын белделәр. Аннары балалар Махсус Олимпиада–2022 символын карадылар. Приютта тәрбияләнүчеләр спорт чарасы символын үзләре ясарга тырыштылар.