«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирүче уен уйнадылар

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Менделеевск районының «Кама таңнары» социаль приютында «Кадрлар мәсьәләсе» дигән кызыклы һөнәри юнәлеш бирүче уен булып узды. Чараның максаты – үз-үзеңне танып белү чикләрен киңәйтү һәм һөнәрләр дөньясы һәм аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат алу аша һөнәр сайлауга җаваплы караш формалаштыру.

Уенны өлкән төркем тәрбиячеләре Татьяна Чернова һәм Энҗе Хәсәншина балалар белән берлектә әзерләделәр һәм үткәрделәр. Мавыктыргыч формада балалар һөнәр сайлауга йогынты ясаучы факторлар турында белделәр, һөнәрләрнең төрле характеристикалары белән таныштылар, киңәшләр алдылар. Кечкенә генә тест балаларга нинди һөнәргә омтылуларын, ә нинди эшчәнлек төрен сайларга киңәш ителмәвен белергә ярдәм итте.

Укучылар һөнәр турындагы күзаллауларны ныгыттылар, социаль аралашу күнекмәләрен үстерделәр, теге яки бу эшчәнлек өлкәсен сайлау турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International