«Балкыш» социаль приютында оста хуҗабикәләр тәрбиялиләр

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

«Һөнәр илендә» түгәрәк эшчәнлеге кысаларында һәм Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Түбән Каманың «Балкыш» социаль приютында «Хуҗабикәдә кунакта» дигән өй эшләре буенча практикум уздырдылар.

Өлкән кызлар төркеме тәрбияләнүчеләре өчен дәрескә күп балалы әни, приют тәрбиячесе Алсу Шиһапова чакырылган иде. Ул яхшы әни булу, өйдә җылылык булдырыру серләре белән генә уртаклашмады, ә балаларны тәмле ризык әзерләргә дә өйрәтте. Ул әзерләнгән арада күп балалы ана тормышы турында кинофильм карадылар.

«Мондый чаралар укучыларыбызга тәмле ризыклар әзерләүнең гамәли күнекмәләрен генә өйрәтеп калмый, ә анага карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә һәм һәр кеше тормышында ананың әһәмиятен аңлауга ярдәм итә», – дип йомгак ясады түгәрәк җитәкчесе Галия Зайцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International