Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында 15 ноябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында чара уздырды. Әниләр көне алдыннан җеп һәм атлас тасмалардан чәчәкләр ясадылар.
Хатын-кызлар чәчәкләр бәйләргә өйрәнделәр, дәрестән бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Үз кулларың белән ясалган чәчәкләр өй өчен оригиналь декор һәм Әниләр көненә матур бүләк була ала.