Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мавыгуларым дөньясы» дигән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес узды. II коррекцион төркем балалар өчен чараны хезмәт буенча инструктор үткәрде.
Дәрес барышында балалар үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, танылган кешеләрнең мавыгулары белән таныштылар, уен уйнадылар. Хобби дөньясына сәяхәтне алар үз рәсемнәрендә чагылдырдылар. Белгеч ассызыклаганча, күп кешеләрнең мавыгуы киләчәк һөнәргә әверелә.
Шулай ук балалар яхшы нәрсәгә китерми, тормышны һәм сәламәтлекне җимерә торган зарарлы мавыгулар да барлыгын билгеләп үттеләр.