Югары Ослан районында социаль хезмәткәрләр начар күрүче гражданнарга китап укыйлар

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Россиядә ел саен «Ак кул таягы» айлыгы уза. Чара җәмәгатьчелек игътибарын сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәлеп итүгә, аларга толерант мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән.

Айлык кысаларында һәм озак вакыт кайгырту системасын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Бармак очларында дөнья» дигән чара уздырдылар. Белгечләр китап терапиясе, ярма терапиясе кебек технологияләрне кулландылар.

Чарада күрмәүче һәм начар күрүче социаль хезмәт алучылар катнашты. Социаль хезмәткәрләр аларга танылган язучыларның әсәрләрен укыдылар, алар белән ярма барладылар. Социаль хезмәт алучылар белгечләргә кайгыртучанлыклары һәм игътибары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International