Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре укулар узды

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

10 ноябрь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең мөдире һәм социаль эш буенча белгече «Өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартларында карауга мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карауны оештыру» программасы буенча Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә укулар узды.

Социаль хезмәт алучыларны карауны оештыру, социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү турында лекцияләр тыңланды. Белгечләр тарафыннан барлык тәкъдимнәр дә эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International