Көндезге бүлекләр – озак вакыт карау системасының мөһим өлеше

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Инде бер елдан артык Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге бүлек эшли.

Бүлекчә эшчәнлегенең төп максаты – социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын яхшырту, аларда когнитив функцияләрен, көндәлек тормышта мөмкин булганча көнкүреш һәм социаль мөстәкыйльлекне саклау.

Максатчан төркем – өлкән яшьтәге кешеләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар. Хезмәт күрсәткәндә гражданнарның яшь, физик һәм психологик үзенчәлекләре исәпкә алына. Бүлектә дәресләр көн саен үткәрелә, тору озынлыгы – көнгә 4 сәгатькә кадәр.

Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүнең индивидуаль программасы төзелә, шулай ук яшәеше чикләнгән социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның коммуникатив потенциалын арттыру максатларында хезмәтләр күрсәтелә.

Үткәрелгән эшнең нәтиҗәләре күзгә күренеп тора – даими рәвештә бүлекчәдә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашалар һәм призерлар булалар.

Конкурсларда җиңү – уңышлы тернәкләндерүнең бер өлеше генә. Үз-үзеңне җиңүдән мөһимрәк нәрсә юк. Социаль хезмәт алучылар моны көн саен раслый. Алар бер-берсе белән аралашырга, үз-үзләренә хезмәт күрсәтүнең төп күнекмәләрен өйрәнәләр. Яңа осталык, яңа казаныш, яңа сүз – үзе үк җиңү.

Ата-аналар һәм опекуннар үз карамагындагыларның социумда активрак булуларын, гигиена, аралашу, эмоциональ сәламәтлек күнекмәләрен үзләштерүдә уңай нәтиҗәләр күзәтелүен билгеләп үтә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүлекләрнең эшчәнлеге социаль хезмәт алучыларның үзләренә генә түгел, аларның туганнарына да уңай йогынты ясый, чөнки алар өчен бу вакытны үзләренә багышлау, шулай ук өлешчә мәшгульлек белән эшкә урнашу өчен менә дигән мөмкинлек.

Үткәрелә торган диагностика, коррекцияләү дәресләре, комплекслы чаралар нәтиҗәләре, шулай ук ата-аналар һәм опекуннарның фикерләре мондый бүлекләрнең эшчәнлеген үстерүнең мөһимлеген һәм кирәклеген күрсәтә һәм раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International