«Кем булырга?» программасы кысаларында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр чәчтарашханәдә булдылар.
Чәчтараш-стилист Виктория мастер-класс үткәрде, чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләде, кечкенә серләре белән уртаклашты. Кызлар чәчтарашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, мастер файдаланган кораллар: фен, кайчы, кисү машинасы, аксессуарлар һәм чәч бөдрәләтү әйберләре белән таныштылар. Шулай ук балалар үзләрен чәчтараш итеп сынап карадылар һәм төрле прическалар ясарга өйрәнделәр. Кызлар чәчтараш һөнәрен нинди уку йортларында үзләштереп була дигән сорау белән кызыксынды.
Мондый экскурсияләр яшүсмерләргә һөнәрне, үз сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен бәяләргә ярдәм итә.