Озак вакыт карау системасы кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Карау мәктәбендә уңышлы эш алып барыла.
План нигезендә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте кимегән кешеләрне караучы затларга консультация бирү һәм аларны өйрәтүгә юнәлдерелгән даими дәресләр үткәрелә. Укыту теоретик нигезләрне өйрәнү һәм практик күнекмәләрне үзләштерү буенча бушлай төркемле һәм индивидуаль дәресләрне күздә тота. Дәресләрне шәфкать туташы түбәндәге төп юнәлешләр буенча үткәрә: көнкүрешне оештыру, шәхси гигиена, туклану, өзлегүләрне профилактикалау, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану, организмның мөһим функцияләре параметрларын контрольдә тоту.
Шушы көннәрдә социаль хезмәткәрләр өчен «Гигиена процедуралары һәм хәрәкәте чикләнгән гражданнарны көндәлек карау» темасына төркемле дәрес оештырылды. Тыңлаучыларга төп гигиена чаралары турында җентекләп сөйләделәр һәм тернәкләндерүнең техник чараларын күрсәттеләр. Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын күтәрү өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.