«Шәфкать үзәге»ндә «Мин дөньяны йөрәк белән күрәм» дигән чара уздырдылар

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Халыкара сукырлар көне традицион рәвештә 13 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу датага «Ак кул таягы» айлыгы багышлана.

Арча районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен айлык кысаларында күрү буенча инвалидлар белән очрашу уздырдылар. Чара Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы белән берлектә оештырылды. Очрашуда шулай ук оешманың рәисе Зөфәр Зарипов та катнашты.

Чарада катнашучылар Халыкара ак кул таягы көне тарихына кечкенә генә экскурс ясадылар, күрмәүче кешеләрнең ничек язуларын һәм китаплар укуларын, аларга ни өчен ак кул таягы кирәклеген, шулай ук физик чикләүләргә карамастан иҗади уңышка ирешкән кешеләр турында белделәр.

Шулай ук социаль хезмәт алучылар бәйгеләрдә катнаштылар, Брайль шрифты белән язылган китаплар белән таныштылар.

Мондый чаралар ярдәмчеллекне, шәфкатьлелекне үстерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International