«Өмет» үзәге белгече яшүсмерләр белән профилактик сәгать үткәрде

2022 елның 11 ноябре, җомга

10 ноябрьдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы 3 нче номерлы социаль участокта «Коррупциягә юк дип әйтик» дигән класс сәгате үткәргән. Чарада социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Дәрес коррупция һәм аның төрле чагылышлары турындагы күзаллауларны киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Шулай ук балигъ булмаганнар белән коррупциягә каршы тору турындагы законны да карадылар.

Балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган чара балигъ булмаганнарда коррупциягә каршы караш формалаштырырга, коррупциягә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләргә, иҗади сәләтләрне һәм законнар белән кызыксынуны үстерергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International