Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында «Мин коррупция турында нәрсә беләм?» дигән тематик сәгать узды. Чара социаль хезмәт алучыларда коррупциягә каршы карашны һәм коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Әңгәмә барышында проблеманың тарихи аспектлары яктыртылды. Тыңлаучылар «Коррупция турында сез нәрсә беләсез?» викторинасында катнаштылар, төрле тормыш өлкәләрендәге коррупцион хәлләрнең мисалларын карадылар.
Чарада алты кеше катнашты.