«Шатлык» приюты карамагындагы балалар өчен мультидәрес уздырдылар

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Туган ягым – Татарстан!» дигән дәрес узды. Ул ТР Милли музеена экскурсия, педагог белән дәрес һәм татар чәй өстәлен үз эченә алган иде.

Чарада кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Этнографик экскурсия барышында укучылар игътибарына татар халкының мәдәнияте, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирелде. Алга таба яшь этнографлар педагог белән бергә татар халкының этномәдәни мәдәнияте турында белемнәрен берләштерделәр һәм ныгыттылар. Милли костюмнарга тулырак тукталдылар, татар орнаменты төрләрен өйрәнделәр, түбәтәй һәм калфак аппликациясен ясадылар. Шулай ук балалар халык уеннары уйнады.

Татар чәй табыны йомгаклау этабы булды. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Дәрес буенча видеоматериал шулай ук «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» конкурсына юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International