Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина «Яшь гаиләгә социаль ярдәм чаралары» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Чара дәүләт социаль ярдәме һәм ярдәм чаралары турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән.
Яшь гаиләләр аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр өчен ташламалар һәм пособиеләр, медицина хезмәте күрсәтү, өч яшькә кадәрге балаларны дару белән тәэмин итү, шифаханә-курорт дәвалавы һәм балаларны карау буенча хастаханә кәгазьләре бирү тәртибе, торак проблемаларын чишү мөмкинлеге, шул исәптән ана сертификатыннан файдаланып, гаилә кодексы, ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары, социаль хезмәт күрсәтү төрләре турында мәгълүмат алдылар. Катнашучылар сораулар бирделәр, дискуссия алып бардылар.