8 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Уфада «ВДНХ-ЭКСПО» күргәзмә комплексында тернәкләндерү юнәлешендәге сәнәгый продукция җитештерүне үстерүгә ярдәм итү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру өчен шартлар тудыру максатларында «Ломая барьеры» дигән беренче ачык форум-күргәзмә булачак.
Форумны оештыручылар – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы һәм Башкорт күргәзмә компаниясе.
Форумда катнашырга федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, оешмалар вәкилләре, экспертлар һәм белгечләр, инвалидлар һәм бизнес-структураларның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре чакырыла. Форумның күргәзмә өлеше Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Мәскәү, Новосибирск, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Краснодар крае һәм Россиянең башка төбәкләреннән җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең тернәкләндерү җиһазлары һәм техник чаралары белән тәкъдим ителәчәк.
Форум кысаларында төрле мәсьәләләр буенча 20 дән артык бәхәс мәйданчыгы узачак.
Форумның төп чарасы – «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү. Яңа проблемалар һәм чишелешләр» пленар утырышы.
Форум чараларына видеоконференцэлемтә форматында кушылырга мөмкин. Теркәлү өчен сылтама: https://bvkexpo.ru/fmlb/registracziya.