Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында Мамадышның «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәтләр алучылар өчен Казанга экскурсия оештырылды.
Чараның максаты – өлкәннәрнең игътибарын республикабызның мәдәни һәм тарихи мирасына җәлеп итү. Экскурсия барышында «Туган авылым» милли комплексында булдылар. Социаль хезмәт алучылар татар халкының этнографиясе атмосферасына чумды. Аннары «Кол Шәриф» мәчетендә һәм Бауман урамында булдылар.
Катнашучылар истәлеккә фотосурәтләре дә бик күп күңелле тәэсирләр калдырды.