Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин Балык Бистәсе районы Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6-10 сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «Яңа цифр сәнгате».
Укучылар игътибарын XXI гасырда ИТ-өлкәне үстерү буенча перспективалы юнәлешкә юнәлттеләр. Дәреснең максатлары: укучыларның алдагы индивидуаль белем бирү траекториясен төзүнең мөһимлеген аңлау өчен шартлар тудыру һәм ИТ-индустрия үсешенең перспектив юнәлешләре белән танышу аша алдан һөнәри юнәлеш бирү, заманча музыкада мәгълүмати технологияләрнең роле турында күзаллау формалаштыру, мәгълүмати технологияләр өлкәсе белгечләренең һөнәри компетенцияләрен формалаштыру өчен төрле предмет өлкәләрендәге белемнәрнең әһәмиятен күрсәтү.
Дәрес барышында укучылар музыканы цифрлаштыру һәм тану процессының ничек барганын белделәр, аларга музыка белән эшләүдә мәгълүмати технологияләренең практик әһәмиятен күрсәттеләр. Алар шулай ук музыка генерацияләүнең гомуми принциплары белән таныштылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Цифр дәресе» – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты.