Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм» дигән бию флешмобы узды.
Балалар мондый чараларны бик яраталар. Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр балаларга иркен хәрәкәт итәргә, хәрәкәтләрне координацияләү күнекмәләрен яхшыртырга мөмкинлек бирде. Флешмоб сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, яшьтәшләр белән уңай аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.