Вакансияләр ярминкәсендә катнашу кадрлар проблемасын хәл итәргә ярдәм итте

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Көз башында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырган иде. Анда шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе – «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ катнашты. Вакантлы эш урыннары ярминкәсе нәтиҗәсендә предприятиенең кадрлар хезмәте башлыгы Ольга Саттарова чимал төяүче вазифасына кандидатура сайлый алды.

Чимал төяүчеләр булып күбесенчә чыдам ирләр эшли ала, һәм шундыйларның берсе эш урыннары ярминкәсенә килгән иде. «Әңгәмәдә без икмәк комбинатының кадрлар хезмәте начальнигы белән аралаштык, вазыйфаи бурычлар, эш графигы, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм кабат әңгәмә турында сөйләштек», – дип уртаклашты Ленар Альберт улы. Нәтиҗәдә ул эшкә урнашкан.

«Без мәшгульлек үзәге белән уңышлы хезмәттәшлек итүгә бик шат. Вакантлы эш урыннары ярминкәсе – һәр эш бирүче кадрлар ихтыяҗы проблемасын хәл итә ала торган урын», – ди Ольга Саттарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International