«Кама таңнары» приютында халык мәдәнияте турында чара уздырдылар

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында тәрбиячеләр «Халык мәдәниятенең якты дөньясы» дигән темага чара уздырдылар.

Балалар халык сәнгате төрләре белән таныштылар, халыклар, аларның мәдәнияте, халык авыз иҗаты, бәйрәмнәр һәм йолалар турында белделәр. Аннары балалар уен формасында табышмаклар чиштеләр, татар халык җырларын җырладылар.

Педагоглар оештырган китаплар күргәзмәсе балаларга декоратив-гамәли сәнгатьнең төрләре, халык әкиятләре, риваятьләр, уеннар, мәкальләр һәм тизәйткечләр белән танышырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International