«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында ай дәвамында балигъ булмаганнар белән психоактив матдәләр куллануны ачыклауга диагностика уздыралар.
Чараларның төп максаты – «риск төркеме» балаларын ачыклау. Мониторинг барышында проблемалы нокталарны ачыкларга һәм бу юнәлештә кирәкле эшне вакытында планлаштырырга мөмкин. Алынган нәтиҗәләр белгечләр белән үткәрелгән эшнең нәтиҗәлелеген бәяләргә ярдәм итәчәк.