Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 20 октябрьдә хатын-кызлар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

5 эш бирүче төрле эш графигы һәм хезмәт хакы 50 000 сумга кадәр булган эш тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән вакансияләр арасында: кондитер, икмәк пешерүче, технолог, суүткәргеч хуҗалыгы контролеры, штукатур, технолог, лаборант, азык-төлек товарлары сатучы һ. б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 48 кеше булды. Чара барышында оешма вәкилләре кандидатлар белән беренчел әңгәмәләр үткәрделәр. 11 кеше кабат әңгәмәләргә чакырылды.

Барлык гражданнар да мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International