Республиканың вакансияләр банкында 41000нән артык эш урыны бар

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 41026  вакансия белән үлчәнә. Вакансияләр саны атна саен диярлек  арта бара. Шулай итеп, 9 нчы июльдән алып 16 нчы июльгә кадәр булган хисап атнасында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 20510  кеше исәпкә баскан. 19317 ачык эш урыны белән беренчелекне Казан  шәһәре алып тора. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Камада һәм Яшел Үзән районында 5869, 3031, 2003 эш урынына квалификацияле кадрлар таләп ителә.

Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән ачык эш урыннары Татарстанның барлык районнарында да бар дип, билгеләп үтәргә кирәк. Шулай да кайбер төбәкләрдә эшсезләр саны эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗдан күбрәк. Тик хезмәт базарындагы киеренкелек коэффиценты хисап атнасы ахырына 0,49 кеше/вакансияне тәшкил итә, ягъни бер эшсез кешегә  2 дән артык хезмәт урыны туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International