Иң күп эштән китүчеләр саны эшкәртүче җитештерү тармагында күзәтелә

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

9 нче июльдән алып 16 нче июльгә кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 165 кеше эштән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең  башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен,  икътисад эшчәнлеге  тармагында 134 кеше эштән киткән.

Иң уңай хәл әлегә балык тоту тармагында күзәтелә: узган атнада бу өлкәдә эшләүчеләр арасында эштән китү очрагы булмаган. Яхшы күрсәткечләр шулай ук кунакханә-ресторан бизнесы һәм электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату тармакларында да күзәтелә. Биредә 6 һәм 9 кеше эшсез дип танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International